Реклама
Явым-төшем көтелми.
(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидромтеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 10 октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.
Явым-төшем көтелми, җил көньяк-көнчыгыштан исә, талгын. Казанда җилнең секундына 4-9, урыны белән 11 метрга җитеп көчәю дә ихтимал.
Һаваның көндезге сәгатьләрдә максималь температурасы Татарстанда - +11..+16, Казанда +12..+14 градус булачак.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз