Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда бер хатын, ике бала утырган квадроцикл сарайга бәрелгән, бер бала үлгән

Ике яшьлек кыз бала имгәнгән.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә кичке сәгать биш тирәсендә Татарстанның Югары Ослан районы Ключищи авылында юл һәлакәтендә бер бала үлгән, өч кеше имгәнгән.

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, квадроцикл йөртүче хатын-кыз кырда авыллар арасындагы юлдан барган. Бер мизгелдә ул идарәсен югалткан һәм зур тизлектә килгән килеш сарайга барып бәрелгән.

Шаһитлар сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә 11 яшьлек бала үлгән. Ике яшьлек кыз баланы төрле имгәнүләр белән хастаханәгә китергәннәр.

Квадроцикл белән идарә иткән хатын-кыз һәм тагын бер пассажир кыз имгәнгән, әмма алар хастаханәгә барудан баш тарткан.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев