Саба ТВ

Татарстанда бер ир мең сум акча кабып йоткан этен кыйнап үтергән

Казанда яшәүче ир-ат бер мең сум акчаны кабып йоткан өчен этен кыйнап үтергән, дип хәбәр итте Татарстан пркурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

12 октябрьдә исерек хәлдәге 45 яшьлек ир-ат хайванны үтергәнче кыйнаган, дип яза Татар-информ.

Совет районы прокуратурасы этнең хуҗасына карата кузгатылган эшне судка тапшырган. Ир-ат гаебен тулысынча таныган.

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: