Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда БДИ ны алдан тапшырган укучыларның тугызы 100 балл җыйган

Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшырып, Татарстанда быел беренче тапкыр рус теле, профильле математика, физика, химия, җәмгыять белеме буенча 100 балл җыйган тугыз укучы билгеле. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Имтиханны алдан тапшырып, бу кадәр 100 балл җыючылар саны тарихта беренче тапкыр», - диде ул.

Министр быел имтиханны иртәрәк тапшыручыларның уртача баллы артык югары түгеллеген, профильле математика, химия, биология, җәмгыять белеме, информатика буенча иң түбән чикне уза алмаучылар да аз булмавын әйтте.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, узган елларның чыгарылыш укучылары «икеле» лек нәтиҗәләрен бер елдан гына төзәтә алуын искәртте.

Реклама

БДИ өч чорга бүлеп үткәрелә: вакытыннан алда (21 марттан 18 апрельгә кадәр), төп чоры (26 майдан 2 июльгә кадәр), өстәмә чор (5-20 сентябрь).

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев