Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда аварияләр күп булган трассалар исемлеге билгеле

Татарстан буенча эчке эшләр министры юл-транспорт һәлакәте күпчелек очракта каршы як полосага чыгу аркасында булуын әйтте.

(Казань, 18 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Татарстанда аварияләр күп була торган трассалар билгеле булды. Бу исемлектә  Казан — Оренбург, Казан — Ульяновск һәм Йошкар-Ола — Яшел Үзән. Бу турыда Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин Татарстан Хөкүмәте Йортында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында сүз алып барды.

Артем Хохорин 2019 елның 11 аенда трассаларда юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны 14 кешегә артканын әйтте.

«Казан — Оренбург, Казан — Ульяновск һәм Йошкар-Ола — Яшел Үзән автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләре саны арту теркәлгән. Авария еш кына каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыга, бигрәк тә ике полосалы хәрәкәт булган участокларда», — дип ачыклык кертте Артем Хохорин.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Казан — Оренбург трассасын билгеләп үтте, анда каршы як полосага чыгу аркасында 29 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 23 кеше үлгән.

Реклама

Хохорин трассаларда аварияләр санын киметү өчен юлларның куркыныч участокларында юлны коймалар белән бүләргә тәкъдим итте.

 

архив/Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев