Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда алданган өлешчеләр һәм кертемчеләргә ярдәм итү фонды булдырылды

Республиканың ярдәм фонды советын ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов җитәкләде.

(Казан, 29 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алданган өлешчеләр (дольщиклар) һәм финанс оешмалары кертемчеләренәә ярдәм итү фондын булдыру турындагы карарга кул куйды.

"Документта билгеләнгәнчә, әлеге фонд Татарстан территориясендә теркәлгән кредит яисә башка финанс оешмаларының эшчәнлегеннән зыян күргән затларга, шулай ук республикадагы намуссыз йорт төзүчеләрнең үз вазыйфаларын үтәмәүдән зыян күргән кешеләргә ярдәм итү максатыннан булдырылган", - дип язылган Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Әлеге боерыкта Республика ярдәм фонды советының составы да расланды. Аның җитәкчесе итеп ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев