Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда алдагы көннәргә һава торышы билгеле булды

Якындагы өч көндә Татарстан территориясендә явым-төшемсез салкын һава торышы саклана.

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. 26 ноябрьдә төнлә һәм иртән республика буенча уртача һава температурасы 8дән 13 градуска кадәр салкын булачак. Көндез термометр баганалары нульдән 3-8 градуска кадәр күтәреләчәк. Көньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана.

Шундый ук һава торышы чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, 27 һәм 28 ноябрьдә сакланачак. Шулай итеп, атна уртасында төнге температура в -17 градуска җитәргә мөмкин, көндез -3тән -8 градуска кадәр булуы көтелә.
 
Пәнҗешәмбе көнне көндез урыны белән бераз кар явуы ихтимал, җил үз юнәлешен көньякка алыштырачак. Төнге температура 5-10, ә аязган вакытта 14 градуска кадәр салкын булачак.
 
«28 ноябрьдә көндез максималь һава температурасы -1, -6 градус булачак. Юлларда урыны белән бозлавык саклана», – дип хәбәр итә Татарстан синоптиклары.
Фото: пиксабай
 

Фото: скриншот из открытых источников

---
Ватаным Татарстан

Тикшерүчеләр Артем Мазовның өч миллион сум акчасы булуын ачыклаган. Бу сумманы ул әти-әнисе туйга кадәр үк алып куйган ике бүлмәле фатирны сатканнан соң алган булырга тиеш, дип фаразлана. Мазов бу фатирны башкаланың Мушников урамындагысын сатып алыр алдыннан, бер ел ярым элек саткан. Бер өлешен ул банкка процентларга салган. Артем акчасын нәрсәгә җыйганы билгеле түгел, әмма ай саен бер сумманы гаилә бюджетыннан алып куйган. Сүз уңаеннан, Уфада водолазлар елгадагы боз аркасында аларны эзләүне туктатты, дип яза Кызыл таң. --- Матбугат.ру Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27273

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев