Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда агач юган укытучыларга бәйле вакыйганың ни белән дәвам итүе билгеле булды

Мөслим районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе алдыннан укытучыларның агач кәүсәләрен юып йөрүләре видеога төшерелеп, бар Интернетны шаулаткан иде. Ул вакытта район түрәләре бу эшкә берәү дә мәҗбүр ителмәде дип белдерде. Инде ничә көн буе халык "гимназия директоры белән видеоны интернетка урнаштырган кешене эшеннән куганнармы" дип баш вата....

Мөслим районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе алдыннан укытучыларның агач кәүсәләрен юып йөрүләре видеога төшерелеп, бар Интернетны шаулаткан иде. Ул вакытта район түрәләре бу эшкә берәү дә мәҗбүр ителмәде дип белдерде.

Инде ничә көн буе халык "гимназия директоры белән видеоны интернетка урнаштырган кешене эшеннән куганнармы" дип баш вата. Ниһаять, бу көннәрдә вакыйганың дәвамы билгеле булды.

KazanFirst хәбәр итүенчә, гимназия директоры Азат Мирзаянов укытучыларга басым ясалмады, алар үз теләге белән территориядә җыештырып, агачларны тәртипкә китергәннәр, дигән фикердә.

Видеога төшерүче укытучының исеме аталмый. Бары тик 8 ел шушы гимназиядә эшләве билгеле. Эшеннән беркем дә куылмады, дип белдергән гимназия директоры.

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев