Саба ТВ

Татарстанда 2924,3 мең тонна сенаж һәм 489,1 мең тонна печән әзерләнгән

Иң зур күрсәткеч Сарман муниципаль районында, биредә бер башка 29,5 центнер азык берәмлеге туры килә.

(Казан, 31 июль, "Татар-информ"). Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Республика буенча бүгенге көнгә 2924,3 мең тонна сенаж һәм 489,1 мең тонна печән әзерләнгән. Бу - 1119,2 мең тонна азык берәмлеге, ягъни шартлыча бер баш терлеккә 19 центнер азык туры килә, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Иң зур күрсәткеч Сарман муниципаль районында - бер башка 29,5 ц. Зәй районында - бер башка 23,7 ц. азык берәмлеге, Актаныш районында - 21,3 ц., Азнакай, Яңа Чишмә, Тәтеш һәм Чирмешән муниципаль районнарында - бер баш терлеккә 21,1әр центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. Иң түбән күрсәткеч Яшел Үзән муниципаль районында. Монда бер баш хайванга нибары 11,6 центнер азык берәмлеге туры килә.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: