Реклама
Иртәгә республикада аязучан-болтылы һава торышы көтелә.
(Казан, 3 май, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, бүген, 3 майда, республикада 26 градуска кадәр җылытачак.
Республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын исәчәк.
Төнләп температура +6..+11 градус булуы көтелә. Көндез һава +21..+26 градуска кадәр җылыначак, диелгән әлеге хәбәрдә.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз