Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда 2018 ел башына 11200 кеше - иректән мәхрүм итү урыннарында

Хөкем ителгәннәрнең 80 проценттан артыгы төрмәдә авыр һәм аеруча кискен җинаятьләр өчен утыра.

(Казан, 15 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2018 елның 1 нче гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, республиканың төзәтү учреждениеләрендә һәм тикшерү изоляторларында 11200 кеше исәпләнә. 2017 елның шушы вакытына бу сан 11923 не тәшкил иткән. Ирегеннән мәхрүм ителүчеләр, алдагы ел белән чагыштырганда, 6 процентка кимегән. Бу хакта бүген Россия Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында ведомство башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Эдуард Хиалиев белдерде.

Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнаша.

Колонияләрдә хөкем ителгән кешеләрнең саны билгеләнгән нормативтан узмаса да, тикшерү изоляторларында җәзасын үтәүчеләр уртача 10-12 процентка артык. Тикшерү изоляторларының шыплап тулуы проблемасын хәл итү өчен, "Җинаять-җәза системасы үсеше (2017- 2025 еллар)" федераль максатчан программасы проектына Казанда 930 урынга тикшерү изоляторы төзү тәкъдиме кертелгән.

Хөкем ителгәннәрнең 80 проценттан артыгы төрмәдә авыр һәм аеруча кискен җинаятьләр өчен утыра, 28 проценты - үтерү һәм сәламәтлеккә күрәләтә зыян салган өчен. һәр дүртенчесе рәшәткә артында - наркотикоарның законсыз әйләнеше өчен. 13 проценты талау һәм юлбасарлык өчен ирегеннән мәхрүм. Хөкем ителгәннәрнең 70 проценттан артыгы - төрмәгә кабат эләгүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев