Саба ТВ

Татарстанда 2017 елның язында 62 кеше хәрби хезмәттән качып йөргән

Хәрби комиссар сүзләренчә, алар хәрби хезмәткә быел көзен чакырылачак.

(Казан, 1 август, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Татарстанда 2017 елның язында хәрби хезмәттән качып йөргән 62 кеше барлыгы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин җиткерде.

"Язын республикада хәрби хезмәттән качып йөргән 62 кеше булганлыгы ачыкланды. Алар барысы да хәрби хезмәткә быел көз чакырылыр, дип уйлыйм", - дип билгеләп үтте Погодин.

2017 елның язгы чакырылыш комиссияләренә Татарстаннан 19 меңләп егет чакырылды. Аларның 99,8 проценты хәрби комиссия үтәргә килде.

Россия Президенты указы нигезендә, ил буенча 2017 елның язгы чакырылышында хәрби хезмәткә яраклы 142 мең кеше армия хезмәтенә алынырга тиеш булган. Татарстаннан норма - якынча 4 мең кеше булды.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: