Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда 15 меңгә якын күмәк антенналарны торгызырга планлаштыралар

Бүгенге көндә якынча 5 мең күпфатирлы йорт «цифра»га әзер.

(Казан, 25 февраль, "Татар-информ", Марат Ишкилдин). Татарстанда күп фатирлы йортларда күмәк антенналарны торгызу һәм ремонтлау дәвам итә. Хәзер республикада мондый биналарның чиреге бушлай цифрлы телевидение карау өчен антенналар белән җиһазландырылган, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

"Коллектив антенналарны торгызу буенча эш алып барыла, һәр ай саен кулланучылар, күмәк антенналар өчен генә түләп, бушлай “цифрда“ 20 федераль канал карый алачак", – дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта Казанда 5,5 мең күпфатирлы йортның 3,5 меңгә якыны коллектив антенна урнаштырырган. Коллектив антенна урнаштырырга теләчеләр торак милекчеләре ширкәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны урнаштыру бәясе күпфатирлы йорт конструкциясенә һәм фатир санына бәйле булачак.

"Вакытлар узу белән халыкның күмәк антенналарга ихтыяҗы кимеде. Тиешле хезмәт күрсәтмәү сәбәпле, кайбер антенналар яраксыз хәлгә килгән", - дип ассызыклый министрлык.

Татарстанда коллектив антенналарны муниципалитетлар тарафыннан модернизацияләү эше 2012 елда башланды. Хәзер башкарма комитетлар, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр бушлай цифрлы эфир карый алсын өчен, коллектив антенна урнаштыру мөмкинлеге турында хәбәр җиткерергә тиеш.

"Антенналар - гомумйорт милке, аларга хезмәт күрсәтү белән идарәче компанияләр шөгыльләнәчәк", – диләр ведомствода.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/25/181524/

 

Фото: архив/Михаил Захаров


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев