Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда 19 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветераны торакка субсидия алды

Республиканың һәр муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннарының социаль-көнкүреш проблемалары белән шөгыльләнүче комиссия төзелде.

Татарстанда 19 мең 103 Бөек Ватан сугышы ветераны торак алу өчен субсидия алган. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Республикада һәр ветеран белән адреслы эш алып барыла. Контрольдә торучы мәсьәләләрнең берсе - Бөек Ватан сугышы ветераннарының торакларын ремонтлау. Мөрәҗәгатьләр көн саен диярлек килә, һәркайсы карала», — диде ТР Премьер-министры урынбасары.

Фазлыева сүзләренчә, Казанда, Алабуга, Тәтеш, Буа, Тукай һәм Әгерҗе районнарында ветераннарның фатирларын ремонтлау эше дәвам итә. «20 февральгә ремонтка мохтаҗ 38 фатир бар иде», - дип өстәде ул.

ТР Муниципаль берәмлекләре мәгълүматлары буенча, 2014 елдан 1 мең 495 торак йортка ремонт ясалган, аларда Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары яши. 3 мартка булган мәгълүматларга караганда, алты ветеран торагына ремонт кирәк.

ТР Вице-премьеры искәрткәнчә, һәр муниципаль районда Бөек Ватан сугышы ветераннарының социаль-көнкүреш проблемалары белән шөгыльләнүче комиссия төзелгән. Комиссия һәр ветеранның социаль хезмәтләргә булган шәхси ихтыяҗлары турында мәгълүмат җыя.

 

«Ветераннарның социаль паспортлары тутырылды. Алар барысы да көн саен актуальләштерү хәлендә. Бу өлкәдә Әлмәт, Арча, Лаеш һәм Саба районнарында эш бүгенге көндә иң сыйфатлысы. Эшне көчәйтү Баулы, Мөслим һәм Алабуга районнарында таләп ителде», — диде Фазлыева.

Хәзерге вакытта Татарстанда 32 мең 936 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Республиканың 185 кешесе Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Алар арасында өч дәрәҗәсен дә алган 48 Дан ордены кавалеры бар. Сугыш елларында Социалистик Хезмәт Герое исеменә республика хәрби предприятиеләренең 24 хезмәткәре лаек була.

 

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

https://tatar-inform.tatar

Фото: https://yandex.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев