Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда 16 яшьлек егет ерткычларча әтисен үтерүдә шикләнелә

2017 елның 12 нче май кичендә Татарстанның Яшел Үзән районы Малые Ключи авылында яшәгән 53 яшьлек ир-ат хәбәрсез юкка чыга. Өеннән документлары һәм кыйммәтле әйберләре дә югала.

18+

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Яшел Үзән шәһәре буенча тикшерү бүлегендә Россия Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Ир-ат ялгызы яшәгән. Аның югалуы турында, озак күренмәвенә борчылган, ир йортыннан ерак түгел генә яшәгән элеккеге хатыны хәбәр итә. Дөрес оештырылган тикшерү гамәлләре барышында, җинаять кылуда зыян күрүченең 16 яшьлек улы кулга алына. Ул җинаять кылуга катнашы булуын таныган һәм әтисен күмгән урынны күрсәткән.

Тикшерү версиясе буенча, егет танышлары белән бергәләп әтисен үтерергә карар кыла. Аннан соң әтисе милке булган җир биләмәләренә документларны алып, киләчәктә "кара" риэлторлар аша сатарга дигән мәкерле нияте була. Җинаять корбаны булган ир-атның өенә кереп, балта һәм лом белән сугалар. Аннан соң автомобильгә салып, гәүдәне урманга алып барып күмәләр.

Шикләнелүченең җинаятьтәшләрен кулга алу буенча чаралар үткәрелә. Якын арада тикшерү егетне сак астына ябу рәвешендәге чикләү чарасы сайлау үтенече белән судка мөрәҗәгать итәчәк.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.

  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

 

---
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев