Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда 11 мең тоннага якын печән әзерләнгән

Республика авылларында барлагы 159 мең тонна азык берәмлеге тупланган.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Авылларда кышка терлек азыгы әзерләү эше дәвам итә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 26 июнь көненә 159 мең тонна азык берәмлеге тупланган - 481,4 мең тонна сенаж һәм 10,9 мең тонна печән әзерләнгән.

Алексеевск районында да эш дәвам итә. "Родина" хуҗалыгында эш темпы узган елгыга караганда түбәнрәк икән. Бу хакта хуҗалык рәисе Ильяс Әхмәтов идарә тармагы матбугат хезмәтенәҗиткергән.

"2016 елда бу вакытка беренче чабым төгәлләнгән һәм шактый печән тупланган иде. Яңгырлар аркасында кайвакыт кырларга берәр атна кереп булмый, шуңа күрә әлегә 2 мең тонна гына сенаж сала алдык. Шуңа да карамастан, азыкны җитәрлек күләмдә җыярга дип планлаштырабыз. Безнең әле суданка, кукуруз, көнбагыш кебек резервлар бар, ул кырлар парга чәчелгән иде", - дип сөйләгән Ильяс Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев