Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда 100 яшьтән өлкәнрәк булган 170 кеше яши: аларның озак яшәү сере нинди?

Казанда яшәүче 90 яшьлек Василий Кочкарев үзенең озак яшәү серләре белән уртаклашты.

14 февральдә пенсионерны 90 яшьлек Юбилее белән ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова котлады. Юбиляр шулай ук журналистлар белщн дщ аралашты.

Министр Василий Кочкаревка Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменән котлау открыткаларын тапшырды, истәлекле бүләкләр бирде.

Василий Кочкарев Лаеш районындагы Мансур авылында туган. Сугыш еллларында колхозда эшләгән. Сугыштан соң армиягә чакырылган, Кырымда хезмәт иткән. Хезмәт елларыннан соң Казанда нигезләнгән, 230 номерлы заводта кочегар булып эшкә урнашкан. Юбиляр - тыл хезмәткәре һәм хезмәт ветераны. Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләгән.

«Минем әти-әнием 52 ел бергә гомер кичергәннәр. Алар Мансур авылында кичке чара вакытында танышканнар. Гөмер буе бер-берсен бик каты яратышып яшәделәр. Соңгы елларда әниебез авырады һәм безнең арабыздан китте,» - дип сөйләде юбилярның 60 яшьлек кызы Любовь Корохотина.

Василий Емельян улы кызы белән шәхси йортта яши, кәҗәләр, тавык һәм үрдәкләр тоталар. Озак яшәүнең сере - гаилә иминлегендә дип, саный ул.

«Минем әти гомер буе тәүлегенә 4-5 сәгать кенә йоклады, иртәнге биштән мал-туар карарга чыгып китә иде. Атларны бик каты яратты. Әтинең бервакытта да тәмәке тартканы булмады, ул һәрвакыт сәламәт яшүә рәвеше алып барырга тырышты,» - дип искәртте юбилярның кызы.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев