Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда 10 район сөт җитештерү буенча “кара исемлек”тә

Узган ел сөтчелек тармагында нибары дүрт район артта калган.

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Республикада сөт җитештерү буенча артта сөйрәлүче районнар билгеле. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итте.

"Бүген кызганычка, шактый гына районнарда, сөт җитештерү узган елга караганда ким. Узган ел сөтне азрак җитештерә торган 4 кенә район бар иде. Быел болар 10ау, - ди министр урынбасары.

"Кара исемлек"тә Буа, Тукай, Апас, Чистай, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Кама Тамагы, Менделеевск районнары.

"Әмма сөт бәясе төшүдән сөт саву күләмен һич кенә дә киметергә ярамый. Базарны бер югалттың икән, анда башка кеше килеп керә. Әйтик, сөтнең бәясе ким дигән сәбәп белән, үзеңнең урынны кешегә бирергә ярамый. Бүген сөт продукциясенең үзкыйммәте 13 сумнан башлап, 17-18 сумга кадәр җитә. Димәк, әле безнең сөтнең рентабельлеген 15-20 % ка җиткерергә мөмкинлек бар. Тешне кысып булса да эшләргә, түзәргә, бу кыенлыктан чыгарга кирәк", - диде авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек буенча урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев