Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан юлында җиңел машина йөртүче һәлак булган, пассажиры хастаханәдә үлгән

Юл-транспорт һәлакәте Алексеевск районында Әшнәк авылы янында булган.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Кичә кичке сәгать алтылар тирәсендә Алексеевск районында Әшнәк авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Юл һәлакәтендә ике кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га авариядә катнашучылар хәбәр итте.

Агентлыкка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, «Лада» шоферы каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Hyundai» автомобиле белән бәрелешкән.

Юл- транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән. «Лада» шоферы урында ук, ә пассажиры алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә вафат була. Шулай ук, шаһитлар сүзләренчә, «Hyundai» автомобиле салонында бер кеше зыян күргән. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен ачыклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев