Татарстан юлларында бозлавык көтелә
Синоптиклар республикада һава торышы бозылу турында кисәтә.
(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 24 декабрьдә, Татарстан юлларында һәм Казанда юлларда бозлавык көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Атна башында Татарстан җылы атомесфера йогынтысында булачак.
Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә, 24 һәм 25 декабрьдә, явым-төшем булу ихтималы аз.
24 декабрьдә һава температурасы төнлә -8 градуска кадәр һәм көндез нульдән -5 градуска кадәр, ә 25 декабрьдә төнлә -11 градуска кадәр, көндез -3 тән -8 градуска кадәр булачак.
Фото: архив/Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев