Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан юлларында атна ахырына кадәр бозлавык саклана

Дүшәмбедән республика антициклон йогынтысында булачак, шуңа күрә явым-төшемнәр булмаячак.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Шимбә һәм якшәмбе Татарстанда кар явуы көтелә. Республиканың аерым районнарында бозлавык булырга мөмкин. Бу хакта ТР буенча Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Мондый һава торышының сәбәбе - көнбатыш циклонының һәм аның атмосфера фронтларының йогынтысы. Шулай ук алар аркасында 28 ноябрьдә республика территориясендә буран көтелә. Бу көннәрдә температура төнлә -2...-8 градус салкын булачак, 28 ноябрьдә урыны белән 13 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Көндез явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Юлларда бозлавык», — диелә синоптиклар фаразында.

Киләсе атнада явым-төшемнәр булмаячак, чөнки 30 ноябрь һәм 1 декабрьдә Татарстан антициклон йогынтысында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев