Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан юлларында машина йөртүчеләрне уята торган тавыш полосалары барлыкка килгән

Әлегә бу полосалар 8 чакрым юлда урнаштырылган.

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", Александр Елисеев). Татарстанда тавыш полосалары урнаштыра башладылар, алар ЮХИДИ планы буенча руль артында йоклап киткән машина йөртүчеләрне уятырга тиеш. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдрахманов юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча оештырылган Хөкүмәт комиссиясе утырышында сөйләде.

Ленар Габдрахманов сүзләренә караганда, бу - сынау проекты. Хәзерге вакытта М7 трассасының 8 чакрымында шундый полосалар урнаштырылган. Алар озынча һәм буйга эшләнгән.

Ленар Габдрахманов хәбәр иткәнчә, бер метр тавыш полосасы якынча 120 сум тора. Аны ясау өчен Мәскәүдән махсус техника кайтарылган.

Бу полосалар юл һәлакәтләре еш булган урыннарга куелган. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу полоса буенча барганда барлыкка килгщн тавыш һәм вибрациядән руль артында йоклап киткән машина йөртүче уяныр дип исәпли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев