Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Татарстан яшьләре” ятим калды – Исмәгыйль Шәрәфиев белән хушлашу чарасыннан репортаж

Хезмәттәшләре мәрхүмнең олы йөрәкле, кайгыртучан җитәкче булуын билгеләп үтә.

(Казан, 23 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның журналистлар җәмәгатьчелеге "Татарстан яшьләре" газетасы белән 1990 елдан бирле җитәкчелек иткән Исмәгыйль Шәрәфиев белән хушлашты. Кичә баш мөхәррир, каты авырудан соң, 66 яшендә бакыйлыкка күчте. Салмачы бистәсендә яшәгән Исмәгыйль Шәрәфиевны соңгы юлга озату аның өеннән оештырылды. Тормыш иптәше Роза ханым, улы Искәндәр, кызы Айгөл, оныгы Булат, иң якын туганнарыннан кала, бирегә "Татарстан яшьләре"ндә элегрәк бергә эшләгән һәм бүген дә шушы газетада хезмәт куючы хезмәттәшләре килгән иде.

Күпсанлы кеше белән, зурлап озатылуын мәрхүм үзе теләмәгән, диделәр чарада катнашучылар. Үзендә узган елның октябрендә яман чир ачыкланганын белгәч тә, бу хакта беркем белән дә сөйләшергә теләмәгән, башы белән эшкә чумган. Бу хакта кичә кызы Айгөл дә белдергән иде. "Авыргач та, килә алмаганда, өйдән эшләде. Яңа рубрикалар ачты, мәзәкләр урнаштырды. Үлгәнче эшләде", - дип җөпләделәр аны бүген хезмәттәшләре. Шулай да, чир үзенекен иткән, барыбер аяктан еккан. "Соңгы айда күзгә күренеп бетереште әти", - диде улы Искәндәр "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә.

Яшәгән йорты, ишегалды, каралты-курасы да ятим калды. "Өе дә үзе кебек җыйнак", - диештеләр озатырга килүчеләр. Исмәгыйль Шәрәфиевнең ипле кеше булуы бакчасыннан, тәртиптәп тезелгән утын әрдәнәсеннән дә күренеп тора иде.

"Усаллыгы - аның битлеге иде"

Шуны билгеләп үтик: "Татарстан яшьләре" халыкчан булуы, кызыклы язмалары белән дан тотты. Тиражы буенча да алдынгы иде. Популяр газета белән оста идарә итә белүе турында хезмәттәшләре дә сөйли. "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров "Татарстан яшьләре"ндә Исмәгыйль Шәрәфиев белән 20 ел эшләгән. "Дөньяда 3 яхшы кеше бар дип әйтсәләр, шуның берсе - ул дип әйтер идем, - диде ул хезмәттәше турында. - Ярдәмчел, мәрхәмәтле, кешелекле. Кайвакыт әйтә торганнар иде: "Ничек андый усал кеше белән эшлисең, дип". Аның битлеге иде ул. Журналистның бит саклану битлеге дә булырга тиеш. Ул битлек эчендә - намуслылык, кешелеклелек, тыйнаклык, сабырлык. Ул асыл сыйфатлар санап бетергесез. Без аңа карап өйрәндек. Ул безне, авыл балаларын, эшкә кабул итте. Берәм-берәм кабул итеп, өйрәтә торды. Өйрәнергә теләгәннәр - өйрәнделәр, өйрәнмәгәннәр - киттеләр".

Күпләрнең сөйләве буенча, Исмәгыйль Шәрәфиев кайгыртучан шәхес булган. Хезмәттәшләрен бушлай фатирлы итүе аның олы йөрәкле, хәйрияче булуы турында сөйли.

"Фатир белән тәэмин итеп, исән чагында ук үзенә һәйкәл салды"

"Күпме кешене фатирлы итте. Ул заманда Хөкүмәт биргән фатирда яшәү гадәт иде. Исмәгыйль Шәрәфиев редакциянең табышыннан килгән акчага хезмәткәрләрен фатир белән тәэмин итте. Андый әйбер беркайда юк иде, хәтта бай редакцияләрдә дә. Моның белән ул исән чагында ук үзенә һәйкәл салып китте", - дип белдерде Миңназыйм Сәфәров.

Аның әйтүенчә, Исмәгыйль Шәрәфиев шулкадәр тыйнак, акыллы кеше булган, масаймаган, ниндидер исемнәргә дә омтылмаган. "Без аңа этеп-төртеп исемнәр бирдек. Без аңа "әйдә, Исмәгыйль, сине шул-шул исемгә тәкъдим итик" дигәч тә, ул шаяртып "кешенең исеме я бар, я юк. Аны тагып кына исемле булып булмый" дия иде", - диде.

"Рухыбыз бертөрле иде"

Миңназыйм Сәфәров Исмәгыйль Шәрәфиев белән дустанә мөнәсәбәтләре турында да әйтте. "Без аның белән якын мөнәсәбәттә идек. Мин - аның гаиләсендә, ул минекендә бөтен нәрсәләрне белә идек. Безнең сер юк иде. Ул мине университетны тәмамлагач эшкә кабул иткән вакытта, редактор да, урынбасары да түгел, бүлек мөдире, тәрҗемәче иде. Шул вакытта да якынаеп киттек, безнең аның белән рухыбыз бертөрле иде. Мактанырга, кешене өйрәтергә яратмый иде. Бармак төртеп, кешене беркайчан өйрәтмәде, үзе эшләп кенә кешене өйрәтә иде. Сабыр, гади генә итеп, икенче төрле итеп эшләргә кирәклекне төшендерә белә иде. Тыйнаклыгы белән генә өйрәтте ул безне", - дип белдерде ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә.

"Үз газетасы белән халыкка дәва бирде"

Казан федераль университеты доценты Ислам Әхмәтҗанов журналистикада юлын Исмәгыйль Шәрәфиев белән бергә башлаганын искәртте. "Ул үзенең чын журналист икәнен исбат итте. Аның белән гапләшеп утыру ифрат рәхәт иде. Ул кешенең күңел дөньясын, борчуларын, шатлыкларын белә иде. Сүзне даруга манып та, агуга манып та әйтергә була. Ул үз газетасы белән халыкка дәва бирде. Бик авыр елларда да газетага карата карашын киметмәде. Байтактан кәгазь матбугаты бетәчәк, аңа ясин укырга вакыт җитте диделәр, әмма "Татарстан яшьләре" шуның киресен исбатлады - яшәде", - диде Ислам Әхмәтҗанов журналистларга.

Элегрәк бергә эшләгән хезмәттәше Назыйл Насыйров "Татар-информ" хәбәрчесенә Исмәгыйль Шәрәфиевның хуҗалыкта да булдыклы гаилә башлыгы булуы турында кыскача әйтеп узды. "Эшне җиренә җиткермичә туктамый торган иде. Бакча эшенә үлеп китә иде инде. Хуҗалыкта бар эш тә кулыннан килә иде - агач эше, җир эше дисеңме. Йортын, мунчасын, коймаларын үз кулы белән төзегән, каралты-курасын үзе караган кеше ул. Яхшы кеше иде, гаиләсе өчен тырышты, үзе өчен яши дә алмады, китеп барды. Андый кешеләр сирәк була. Аның белән эшләгән кешеләр белә торгандыр - меңгә бер генә була ул, булышучан кеше иде. Бер әйбергә дә мохтаҗ түгел иде, үзе таба, үзе эшли иде", - дип белдерде.

Исмәгыйль Шәрәфиев үз канаты астында эшләгән хезмәттәшләре өчен чын остаз булган. "Татар-информ" агентлыгына әңгәмәдә дә алар җитәкчеләренең шул сыйфатларына басым ясады. Исмәгыйль Шәрәфиев кулы астында чирканчык алган, каләмен чарлаган берничә журналист белән дә сөйләшеп алдык.

Газетада мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән Чулпан Фәттахова Исмәгыйль Шәрәфиев кулы астында 20 ел хезмәт иткән. "Башта, беренче килгәндә, шүрләбрәк йөрдем. Аның тышкы кыяфәте кырысрак кебек иде. Аннан соң йомшак күңелле кеше икәнен белдем. Кешенең хәленә керә белә иде ул. Берәр борчуың булса, очына чыкмыйча туктамый иде. Ул безне генә түгел, гаилә әгъзаларының да хәл-әхвәлләрен сораштырып тора иде. "Татарстан яшьләре" ятим калды хәзер. Без аның канаты астында идек, бөтенебезне кайгыртты бит ул. Бөтенебез фатирлы булды аның аркасында. Бөтенебезне эшләргә өйрәтте. Бөтенләй яза белмәгәннәр дә язарга өйрәнделәр. Һәрберсе белән җөмләләр, сүзләрне, хаталарны бөртекләп төзәтеп утыра иде. Тырыш иде. Бөтен дөньясы шушы эш булды инде аның", - дип белдерде Чулпан Фәттахова.

Мөслим кызы Лилия Сөнгатулинаның 1993 елдан 2010 елга кадәр язмышы "Татарстан яшьләре" белән бәйле. "Исмәгыйль абый миңа - әти шикелле кеше. Мин бүген әтине югалткан кебек булдым, чөнки ул минем тормышта маяк кебек булды. Минем тормыштагы кайсы вакыйганы гына алсаң да, Исмәгыйль абый белән бәйле. Мин 1993 елда 11 нче сыйныфны тәмамлаганда, Исмәгыйль абый "Журналист буласың килсә" дигән конкурс уйлап чыгарды. Менә шуннан башланды аның маяк, юл күрсәтүче йолдыз булып хезмәт иткән юлы. Шул конкурста катнашып, бер егет белән җиңдек. Журналистика факультетына имтихансыз кердек. Май аенда инде мин журналистика факультеты студенты идем. Исмәгыйль абый мине бөртекләп язарга өйрәтте. Студент вакытта ук мине эшкә алды. Баштарак һәр җөмләне бергәләп төзи идек", - дип, хатирәләрен яңартты.

Лилия Сөнгатуллина да Исмәгыйль Шәрәфиевның үз хезмәткәрләрен "түбәле" итүен билгеләп узды. "Бөтенебезгә фатирлар таратты ул. Шундый изге күңелле кеше иде. Яп-яшь кызларны фатирлы итте. Кияүгә чыкмаган да вакыт иде, уйламаганда-көтмәгәндә шулай фатир бирде. Әти кебек иде, кыскасы. Укырга кертте, фатир бирде, аннары кияүгә чыктым, балаларым туды, ялдан соң яңадан шунда эшкә чыктым. Әмма ул "Лилия, бу татарча түгел бит. Яңадан эшлә" дип материалларны 5-10 шар мәртәбә кире бора иде. Исмәгыйль абый шундый - "бет" кебек, һәр җөмләгә бәйләнә торган кеше иде. Аның шул вакчыллыгы безнең каләмне тагы да чарлады. Ул безнең өчен зур журналист мәктәбе булды. Мин берзаман. түземлегем бетә башлагач, аннары аңладым: аның миңа "бар, оядан оч, сиңа үзеңә юл эзләргә кирәк" дигән ишарәсе булган икән. Ул шунда да миңа әтиләрчә юл күрсәткән. Мин ул чакта эштән китәргә гариза язарга мәҗбүр булдым. Ул ике мәртәбә кул куймады, җибәрмәде - "Кая барасың? Кемгә кирәк син? Син бит безнең бала", - диде. Ике атнадан барыбер кул куйды. Ул миңа юлыңны тап диюе булган икән. Мин инде бүтән бала табарга җыенмый идем, тагын бер бала таптым. 2010 елда эштән киттем, 2011 елда ике малай янына өченчесенә кызымны таптым. ,Ул мине тормышта зур вакыйгаларга этәрүче йолдыз, маяк кебек. Хәзер безнең үзебезнең 4 хосусый газета бар. Шул вакытта китмәгән булсам, ача алмаган да булыр идем, мөгаен. "Адашкан мәхәббәтем", "Язмыш кочагы", "Гыйбрәтханә", "Безнең авыл гыйбрәте" газеталары чыгып килә. Мин һәр җөмләне язган саен "Бу җөмләне Исмәгыйль абый укыса, нәрсә дип әйтер иде икән" дип уйлыйм", - диде.

"Бик рәхмәтле мин аңа. Редакция хисабыннан түләүле клиникаларда бөтенебезнең тешләрен яматып чыкты. Талоннар белән бушлай ашаттылар. Изге кеше ул, үз хезмәткәрләре турында борчылып яшәде", - ди Лилия Сөнгатуллина.

Искәндәр Шәрәфиевның өч оныгы бар. Улы Искәндәрнең 3 яшьлек кызы Нурия һәм 1 яшьлек улы Солтан. Кызы Айгөлнең улы - иң олы оныгы Булатка - 14 яшь. Ул Казанның 16 нчы гимназиясендә белем ала. "Бабай искиткеч яхшы кеше иде. Бик күп хезмәт түкте, шулкадәр эшләп, үзен йөри алмаслык хәлгә китереп җиткерде. Чын хезмәт герое иде. Аның белән горурланам. Башта чире турында әйтмәде, яшерде. Аннары химиотерапиягә йөрттек, могҗизага өметләнгән идек, әмма авыру инде шундый стадиядә булган һәм шулай килеп чыкты. Бабайны җирләргә кайтмадым, әбиемнең хәле авыр, шуңа аны калдырасым килмәде", - диде Булат.

Камил хәзрәт Шәрифуллин Җеназа намазы укыгач, машина Әтнә районы зиратына кузгалды.

Быел Татарстан матбугаты көнендә узган "Бәллүр каләм" чарасында Исмәгыйль Шәрәфиевка, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Гран-при бирелгән иде. Ул үзе хастаханәдә булу сәбәпле, бүләккә бирелгән "Лада Калина" автомобиле ачкычлары аның кызы Айгөлгә тапшырылган иде. Шул бүләкнең рәхәтен күрү дә насыйп булмады Исмәгыйль Шәрәфиевка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев