Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Татарстан яшьләре" газетасы баш мөхәррире вазифасын вакытлыча башкаручы билгеле булды

Бүген "Татарстан яшьләре" газетасы редакциясенә Россиянең Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Татарстан Республикасы Яшьләр оешмалары советы рәисе Илдар Гыйльметдинов килеп китте.

Илдар Гыйльметдинов

Ул газета хезмәткәрләре белән очрашты, хәлләрен белеште. Исегезгә төшерәбез, 23 июнь көнне "Татарстан яшьләре"нең баш мөхәррире Исмәгыль Шәрәфиевне соңгы юлга озаттылар. Ул бу вазифаны 27 ел башкарган иде.

Реклама

Бүген Илдар Гыйльметдинов үткәргән очрашуда "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Гафиятов Атлас Хәмидулла улы билгеләнде. "Фактта 8 айга якын баш мөхәррир вазифасын башкарырга туры килде. Бүген бу исем рәсми билгеләнде генә", - диде Атлас әфәнде "Матбугат.ру" хәбәрчесенә. Шулай ук газетаның уставын яңадан карап чыгу кирәклеген дә әйтте. Бу документны кабул итүгә 20 елга якын вакыт узган.

Атлас Гафиятов

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев