Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан туристлары белән автобус һәлакәтенең беренче СӘБӘБЕ әйтелде

Кичә, 14 июльдә Архангель районында Уфа-Инзәр-Белорет юлында Татарстан туристлары белән King Long автобусы авариягә очраган. Автобус кюветка төшеп әйләнгән.

 

Автобуста барлыгы 40 кеше: 39 пассажир һәм 1 водитель булган. 9 кеше (шул исәптән 2 бала) төрле тән җәрәхәтләре алган.  Аларны Кырмыскалы һәм Архангель районнары дәваханәләренә озатканнар. 6 кешенең гомере өзелгән. Авария урынында Ространснадзор хезмәткәрләре, психологлар эшли. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. 
 
БР буенча ЮХХДИ хәбәр итүенчә, автобус Миндигул – Яр Чаллы маршруты буенча юл тоткан. Беренчел мәгълүматлар буенча, авария сәбәбе – начар һава торышы шартлары, бу хакта республиканың баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов   белдерә. Авария булган урында көчле яңгыр явып үткән. 
 
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: proufu.ru
Фото: vk.com/Новости Башкирии сегодня
 
 
 

---
Өмет

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев