Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 белән авыруның 87 очрагын ачыклаган

84 пациент республикада авыручылар белән элемтәдә булган.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусы белән авыруның 87 яңа очрагы расланды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«31 кеше хастаханәгә озатылды, 56 кеше өйләрендә дәвалана», — диде Лилия Галимова.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, пациентлар арасыннан 84 кеше республика территориясендә авыручылар белән элемтәдә булган.

Авыручыларның күбесе - Казанда, биредә 43 кешенең коронавирус белән авыруы ачыкланган. Икенче урында — Апас районы (20 очрак), өченче урында — Яшел Үзән районы (5 очрак).

Яңа коронавирус диагнозы куела башлаганнан алып, 1919 татарстанлы авырган. 740 кешесе дәваланып терелгән, шул исәптән соңгы тәүлектә 100 кеше хастаханәдән чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев