Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан сөт сату күләме буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында бара

Республикада 28 гыйнварга авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек сөт саву 3 мең 396,9 тонна - бу исә 2018 елның шушы чорына караганда 2,8%ка күбрәк.

Татарстан Россия төбәкләре арасында авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан сөт сату күләме буенча алда бара. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында тәүлеклек сөт сатуның максималь күләме 3,1 мең тоннага җиткән.

Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае - 2,5 мең тонна, ә өченче урында Воронеж өлкәсе – 1,7 мең тонна. Сөт сату күләме буенча беренче ун төбәккә шулай ук Киров өлкәсе (1,7 мең тонна), Свердловск (1,6 мең тонна), Ленинград өлкәсе (1,6 мең тонна), Мәскәү (1,5 мең тонна), Белгород (1,3 мең тонна), Новосибирск (1,3 мең тонна), Вологда (1,2 мең тонна) өлкәләре керә.

Илнең авыл хуҗалыгы оешмаларында бер сыердан тәүлегенә уртача савым 15,33 кг тәшкил итте. Бу узган ел белән чагыштырганда 0,9 кг ка артыграк.

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүләренчә, сөт терлекчелеге Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлеше булып тора.

«Республикада 28 гыйнварга авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек савым 3 мең 396,9 тонна тәшкил итә, бу 93,2 тоннага яки узган елның шушы чорына караганда 2,8 процентка артыграк», – диде министрлыкның терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов. Аның сүзләренә караганда, Россия авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан сатыла торган сөтнең 7,5 проценты республика өлешенә туры килә.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев