Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы эсседә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртә

Кызуда, иң беренче чиратта, физик активлыкны киметергә һәм сыеклык эчүне арттырырга кирәк.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы республикада берничә көн дәвам иткән кызу һава торышы уңаеннан үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртә. Кызуда, иң беренче чиратта, физик активлыкны киметергә һәм сыеклык эчүне арттырырга кирәк. Бигрәк тә өлкәннәргә суны ешрак эчәргә кушыла. Эсседә алкоголь, спиртлы эчемлекләр кулланмаска киңәш ителә.

Кояш тәэсиренә тиз бирешүчән кешеләргә артык кызу вакытта - 12 - 18 сәгатьләрдә - ачык һавага чыкмыйчарак тору хәерле. Кием сайлаганда, җиңел һәм табигый тукымадан тегелгәннәргә өстенлек бирү киңәш ителә. Баш киеме кимичә чыкмаска тырышырга кирәк, дип җиткерә ведомство.

Туклануга килгәндә, Сәламәтлек саклау министрлыгы майлы, баллы һәм авыр эшкәртелә торган ризыкларны артык кулланмаска киңәш итә. Төп ризыклар - бик кайнар булмаган җиңелчә ризыклар, яшелчә, җиләк-җимеш булырга тиеш.

 

Мөмкин булганда, сулыклар тирәсендә булу яхшы. Балаларга ярты сәгать саен зурлар күзәтүендә су коену тәкъдим ителә.

Авыруларга даруларны үз табиблары белән киңәшеп куллану яхшырак. Кызуда диуретик, антихолинергетик һәм нейролептик куллану куркыныч тудыра.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев