Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан синоптиклары тагын кырау төшәчәге турында кисәтә

Татарстан территориясендә һәм Казанда кырау төшәчәге, туфракта 0..-4 градус (Казанда 0..-3)салкын булачагы фаразлана.

Казан, 14 май, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 15 майда төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда кырау төшәчәге, туфракта 0..-4 (Казанда 0..-3) градус салкын булачагын җиткерә.

Синоптиклар фаразлавынча, республикада иртәгә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгырлар. Җил көньяк-көнбатыштан исә һәм соңрак юнлешен үзгәртеп, төньяк-көнбатыштан исә башлый.

15 майда Татарстанда көндезге максималь һава температурасы +8..+13, Казанда +10..+12 градус җылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев