Саба ТВ

Татарстан синоптиклары һава температурасының күтәрелүен җиткерде

13 сентябрьдә көндез +15..+20 градус җылы булачак.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, бүген - 12 сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава, күпчелек районнарда төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, аерым районнарда яшен булачак.

Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Шулай да җилнең тизлеге урыны белән секундына 15 метрга, яшен вакытында 20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +3..+8, республиканың көнбатышында 13 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә. Көндез максималь температура +13..+18, көнбатышта 23 градус җылы булачак.

13 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава, төнлә урыны белән яңгыр, көндез явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Төнлә +8..+13, көндез +15..+20 градус, көнбатыш районнарда +24 градуска кадәр җылы булачак.

14 сентябрьдә шулай ук алмашынучан болытлы һава, төнлә урыны белән яңгыр, көндез явым-төшемнәр көтелми. Төнге сәгатьләрдә +9..+14, көндез +19..+24 градус җылы булачак.

http://tatar-inform.tatar

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: