Реклама
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда һава торышы бозылу турында кисәтү таратты.
(Казань, 30 июня, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территоририясендә һава торышы бозылу турында кисәтү таратты.
Иртәгә, 1 июльдә, иртән һәм көндез республикада һәм Казанда яшен, көчле яңгыр һәм җил булуы ихтимал. Урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, секундына 25 метрга кадәр өермәле җил фаразлана.
Кисәтү иртәнге сәгать 5тән кичке 8гә кадәр үз көчендә булачак.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз