Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан Россиянең иң арзан дизель ягулыгы булган 30 төбәгенә керде

Федерация субъектлары арасында дизель ягулыгының үтемлелеге буенча Ямал лидер булып чыкты.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы халык өчен иң арзан дизель ягулыгы белән Россиянең 30 төбәге исемлегенә керде. Тиешле рейтинг РИА Новости тарафыннан төзелде.

Уртача айлык хезмәт хакына татарстанлылар 712 литр дизель ягулыгы сатып алырга мөмкин. Ә «дизель»нең бер литры республикада октябрь уртасында 44,45 сум тәшкил иткән. Нәтиҗәдә, Татарстан 31нче урынга чыккан Бурятияне узып китте, тик 29нчы урында калган Хакасияне алга уздырып җибәрде.

Россия субъектлары арасында дизель ягулыгын алу мөмкинлеге буенча Ямал-Ненец автоном округы лидер булды. Мәскәү һәм Чукотка автономияле округы аннан бераз гына калыша.

«Рейтинг нәтиҗәләренә анализ күрсәткәнчә, дизель ягулыгының үтемлелегенә йогынты ясаучы төп фактор булып бәяләр генә түгел, хезмәт хакларының дәрәҗәсе дә тора», – диелгән рейтинг әзерләнгән агентлыкта.

 

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев