Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан Россиянең газ бәясе иң үтемле булган 20 төбәге арасына кергән

Федерация субъектлары арасында газ бәясенең халык өчен үтемлелеге буенча Ямал-Ненец автономияле округы лидерлар рәтендә.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Россиянең халык өчен газ бәясе иң үтемле булган 20 төбәге арасына кергән. Әлеге рейтингны РИА Новости агентлыгы Росстат мәгълүматларына нигезләнеп төзегән.

2019 елның икенче яртыеллыгында Татарстанда яшәүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакына 5535,3 кубометр газ сатып алу мөмкинлеге бар. Куллану бәясе исә газның бер кубометры өчен уртача 5,72 сумга тигез. Нәтиҗәдә республика, Әстерхан өлкәсен узып китеп, 20нче баскычта урнашкан.

Шул ук вакытта, федерация субъектлары арасында газның халык өчен үтемлелеге буенча Ямал-Ненец автономияле округы лидерлар рәтенә чыккан. Газ табыла торган башка төбәкләр (Ненец автономияле округы, Сахалин өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы – Югра) һәм Мәскәү аннан бераз калыша.

Киров, Иркутск, Иваново һәм Саратов өлкәсе исә халык өчен газның үтемлелеге ягыннан соңгы баскычларны били.

Агентлык билгеләп үткәнчә, «Россия халык өчен газның үтемлелеге буенча (хезмәт хакының газ бәясенә нисбәте) Европа илләре арасында өченче урынны алып тора».

 

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев