Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 8 Март –Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мөрәҗәгате

«Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлыйм.

​Гасырлар уза, чорлар алмашына, әмма мәхәббәт, матурлык идеаллары чагылыш тапкан гүзәл хатын-кыз образы үзгәрешсез кала. Сез - Җир йөзен бизәгән чәчәкләр кебек, дөньяга ямь һәм наз өстисез. Гаилә учагын сүндерми саклый белүегез, сөйгәннәрегез һәм якыннарыгызга җан җылысы бүләк итүегез, балаларыбыз йөрәгендә Ватанны ярату, халкыбызның рухи хәзинәләренә ихтирам хисләре тәрбияләвегез өчен без сезгә чиксез рәхмәтле.

​Элеккеге әһәмиятләрен җуймыйча, киресенчә, яңа, заманча төс алган бәйрәмнәр байтак. Халыкара хатын-кызлар көне - шундыйларның иң күркәме. Төсләр балкышына, язгы матурлыкка, елмаюларга, сөю хисләренә төренгән 8 март һәркемнең йөрәгенә бик якын, аны халык бергәләп, тантаналы итеп билгеләп үтә.

​Татарстан хатын-кызлары - уңган һәм булдыклы, алар һәркайда беренче. Сезнең мәдәният, мәгариф, фән, дәүләт идарәсе, бизнес, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәләре үсешенә керткән өлешегез гаять зур.

​Әмма хатын-кызның иң зур бурычы - Ана булу, әлбәттә. Күренекле татар шагыйре Һади Такташның: «Ана - бөек исем! Нәрсә җитә Ана булуга?! Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда!» - дигән юлларын һәрберебез яхшы хәтерли. Күпмилләтле халкыбыз әлеге әхлакый принципка һәрчак тугрылыклы каласына шигем юк.

​Хатын-кыз ветераннарыбыз һәм яшьлекләре сугыш елларына туры килгән апаларыбыз аеруча олылауга, кадерләүгә лаек. Аларның сугышчан һәм хезмәт батырлыгы киләсе буыннар өчен матур үрнәк булып торачак. Чын күңелдән сезгә озын гомер, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телим!

Мөхтәрәм хатын-кызлар, бу нурлы бәйрәм сезгә күңел күтәренкелеге, сөю шатлыгы өстәсен, үзегезгә ышанычыгызны арттырсын!

Таянычыбыз да, горурлыгыбыз да - сез! Без, ир-егетләр, сезне яратабыз!

Бәхетле булыгыз!» - диелә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавында.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев