Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

Хөрмәтле хезмәт һәм сугыш ветераннары! Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!

Күңел көрлеге, зирәклек, сабырлык һәм канәгатьлек кебек күркәм сыйфатларны, беренче чиратта, өлкән буын кешеләренә хас дип әйтәләр. Сезнең буынга авыр сынаулар һәм югалтулар аша узарга туры килде. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы күтәрелеш чоры, халык хуҗалыгы объектларын торгызу, илнең икътисадый һәм мәдәни куәтен ныгыту еллары. Тарихи традицияләрне һәм буыннар алмашын саклап калып, нәкъ менә сез, үзегезнең аяусыз һәм тырыш хезмәтегез белән бүгенге - балаларыгыз һәм оныкларыгыз горурлана торган тормышны барлыкка китердегез. Күбегез, лаеклы ялда булсагыз да, эшләвегезне дәвам итәсез, җәмәгать эшләрендә һәм яшьләрне өлкән буыннар үрнәгендә тәрбияләүдә актив катнашасыз. Әлеге бәйрәм аша без сезгә, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә илебез, туган республикабыз һәм киләчәк буын хакына башкарган эшләрегез өчен ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез.
Өлкән буынга хөрмәт, аларның ихтыяҗларына әһәмият бирү Татарстанда алып барыла торган социаль сәясәтнең төп юнәлеше булып кала. Республикада пенсия яшендәге кешеләргә лаеклы тормыш тәэмин итү өчен күп чаралар күрелә. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлеге камилләштерелә һәм аларның матди-техник базасы ныгытыла, социаль ярдәм һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелә.
Ветераннарның иҗтимагый оешмалары актив эшли, иҗади чыгышлар, спорт һәм физкультура белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырыла. Алга таба да, кабул ителгән программаларны тормышка ашырып һәм ветераннар турында республика законнарын камилләштерү буенча планлы эшләрне дәвам итеп, дәүләт өлкән буын үзен һәрьяклап бәхетле итеп тойсын өчен бөтен көчен куячак.
Кадерле татарстанлылар!
Бу бәйрәм көнендә сезгә күпьеллык тырыш хезмәтегез, тормышка ныклы карашыгыз, оптимизм, батырлык һәм сабырлык, әхлакый идеалларга тугрылык һәм игелеклек, сүнмәс рух көче өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим, якыннарыгызның, туганнарыгызның җан җылысын һәм игътибарын тоеп, озак яшәгез.
Бәйрәм белән!" - диелә котлауда.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев