Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан Республикасы территориясендә «Язгы каникуллар» дигән киң масштаблы чара узачак.

2024 елның 23 мартыннан 1 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балалар катнашындагы юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» дигән киң масштаблы чара узачак.

2024 елның 2 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 56 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала һәлак булган һәм 60 кеше яраланган. Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән балаларның күбесе пассажирлар булган. 28 юл - транспорт һәлакәтендә 2 бала һәлак була һәм 31е тән җәрәхәтләре ала. Югары Ослан һәм Биектау районнарында һәлак булган балалар белән юл-транспорт фаҗигаләре теркәлгән.

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты буенча, җиңел автомобильдә алгы урында 12 яшькә кадәрге балалар, арткы утыргычта 7 яшькә кадәрге балалар йөртү аның авырлыгына һәм буй-сынына туры килгән балаларны тоту җайланмаларын кулланып башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә балаларны тоту җайланмасын кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән узган балаларга куркынычсызлык каешлары беркетелергә тиеш.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча актив эшне дәвам итәчәк. Хокук бозган очракта Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.23 статьясының 3 өлеше нигезендә өч мең сум күләмендә штраф каралган.

28 юл-транспорт һәлакәтендә җәяүле балалар катнашында юл хәрәкәтендә катнашучы 29 яшь кеше яраланган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган балалар да полиция хезмәткәрләренең игътибарыннан читтә калмаячак. Хокук бозучы бала турында мәгълүмат алга таба профилактик эш өчен ул йөргән белем бирү оешмасына тапшырылачак.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев