Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты

31 нче июль көнне Кукмара муниципаль районының Лубян авылында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетын ябу тантанасы булды.

Анда ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Кукмара муниципаль районы советы Аппараты җитәкчесе Резедә Гаянова, Лубян урман-техника көллияте директоры Рим Фәхраҗиев һ.б. катнашты. "Әлеге 3 көннең барысы да бай һәм нәтиҗәле узды. Сезнең белән бер елдан соң шундый ук составта күрешербез дип өметләнәм, – диде Илгизәр Зарипов слетта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, укуда уңышлар һәм яңа җиңүләр телим".

Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында – "Урман чишмәсе" мәктәп урманчылыгы, икенче урында – "Нургали оныклары" һәм өченче урында – "Экос".Җиңүчеләргә ноутбуклар, планшетлар, сәгать, урман-таксация приборлары һ.б. бирелде.

 

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев