Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан районнарында узачак сабан туйлары - яңартылган график

Татарстанда милли бәйрәм Сабан туе гөрли торган чак. Республиканың кайбер районнарында ул 1 нче июльдә уздырылды, ә бәйрәмне 2 нче июльдә үткәрергә ниятләгән районнар, республика күләмендә игълан ителгән матәм көне белән бәйле рәвештә, Сабан туен соңрак вакытка күчерде. Без муниципаль берәмлекләргә шалтыратып, милли бәйрәмне кайсы районның кайсы көнгә кичектергәнен белештек....


1 нче июльдә Сабан туе узган районнар:


Алабуга, Әлки, Апас, Әтнә, Бөгелмә, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Спас, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Питрәч, Түбән Кама, Саба, Сарман, Балык Бистәсе, Чистай, Тукай, Нурлат, Яңа Чишмә.


8 нче июльдә Сабан туе түбәндәге район һәм шәһәрләрдә узачак:


Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Алексеевск, Арча, Баулы, Теләче, Ютазы, Чаллы


9 нчы июльдә түбәндәге шәһәр һәм районнарда узачак:


Балтач, Буа, Кукмара,


Аксубай (якынча 9 июль дип билгеләгәннәр).


15 я 16 сы июль көннәрендәге түбәге муниципаль берәмлекләрдә:


Актаныш - я 15, я 16 сы (әлегә төгәл билгеле түгел)


Чирмешән - 15 июль


Мөслим - 16 июль


Казан - 15 июль.


22 июль: Биектау


Тәтеш һәм Менделеевскида милли бәйрәм кайчан узачагы әлегә билгесез.


http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев