Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан Президенты эшлекле сәфәр белән Кытай Халык Республикасына килде

Рөстәм Миңнеханов бүген Шандунь провинциясе җитәкчелеге белән очрашыр, ә иртәгә Гуаньдун провинциясенә барыр, дип көтелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Кытайның Шаньдун провинциясенә килде.

Республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан делегациясе составында вице-премьер - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм ГАҖ "КАМАЗ" директоры Сергей Коготин да бар.

Шандунь - Кытай Халык Республикасының кеше күпләп яши торган һәм иң бай провинцияләренең берсе. Татарстанда уңышлы эшли торган Haier көнкүреш техникасы җитештерү компаниясе нәкъ шушында урнашкан.

Вэйфана шәһәренә бару кысаларында Татарстан Президенты Weichai Power җитештерү компаниясе мәйданчыкларын караячак. Әлеге компания двигательләр, электрогенераторлар, тәгәрмәчле транспорт чаралары һәм автомобильнең аерым өлешләрен җитештерүдә алдынгылардан санала.
Корпорация үз товарлары белән Россияне, шул исәптән "КАМАЗ"ны да тәэмин итә.

Рөстәм Миңнеханов Шандунь провинциясе җитәкчелеге белән очрашыр, дип көтелә. Анда төбәкара хезмәттәшлекне алга таба үстерү юллары каралачак.
Иртәгә, 18 ноябрьдә, Президент Гуаньдун провинциясенә барачак.

Казан ИТ-парк директоры Антон Грачев элегрәк "Татар-информ"га интервьюсында белдергәнчә, Гуаньдун провинциясенә кергән Шеньжень шәһәренә баруны Татарстан Элемтә министрлыгы, Татарстан Инвестицияләр үсеше агентлыгы белән берлектә нәкъ менә IТ-парк оештырган.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/17/152495/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев