Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан Президенты дәүләт хезмәткәрләренә 70 яшькә кадәр эшләргә рөхсәт бирде

70 яшьтән соң түрә җитәкче урынны били алмый.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Татарстан Республикасы дәүләт гражданнары хезмәте турында"гы Татарстан Республикасы канунына үзгәрешләр кертү турында"гы канунны имзалады.

Документ нигезендә, югары төркемдәге дәүләт хезмәтендә җитәкче вазифасын биләүче дәүләт хезмәткәрләренең, тиешле яшькә җиткәннән соң, эш срогы аның ризалыгы белән озайтылырга мөмкин. Әлеге карарны түрәне шушы вазифага билгеләгән дәүләт органы яисә тиешле җаваплы кеше кабул итәргә мөмкин.

Шул ук вакытта канун 70 яшьнең шулай да өске киртә булуын җиткерә һәм шушы яшькә җиткәннән соң дәүләт хезмәте срогы башка озайтылмаячак, дип ачыклый.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы "Татарстан Республикасы дәүләт гражданнары хезмәте турында"гы канунга үзгәрешләрне 26 октябрьдә кабул иткән булган. Бүген Татарстан Президенты имзалаганнан соң, документ Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.

Үз көченә ул басылганнан соң 10 көн узгач керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев