Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан Президенты туган телләрне укыту буенча мәгариф системасына бурычларны билгеләде

"Проблемалар озак вакыт хәл ителмәве безнең дә кимчелек. Ул мәсьәләләрне бездән башка беркем чишмәячәк", - диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туган телләрне укыту мәсьәләсендә мәгариф системасы алдында бурычларны билгеләде. Бу хакта ул Кукмара муниципаль районында Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышында ясаган чыгышында сөйләде.

"Тел буенча авыр чорны уздык. Проблемалар озак вакыт хәл ителмәве безнең дә кимчелек. Ул мәсьәләләрне бездән башка беркем чишмәячәк", - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә гражданнарның туган телләрне өйрәнү буенча Конституциядә каралган хокуклары үтәлеше мәсьәләсенең игътибарга алынмавын билгеләп үтте. "Сайланган укыту планнары ихтыяҗларны канәгатьләндерә алмады. Белем бирү учреждениеләрен гамәлгә куючылар буларак, муниципаль берәмлекләр дә бу мөһим мәсьәләгә тиешле игътибар күрсәтмәде. Хәзер төп бурычлар дәүләт һәм туган телләрен укыту методикасын камллләштерү. Туган телләрне укыту буенча цифрлы укыту-методик комплекс булдыруга ихтыяҗ туды", - дип әйтте ул.

Республика җитәкчесе кадрлар потенциалы, үсеп килүче буында төрле милләт һәм дин вәкилләренә ихтирамлы караш тәрбияләү кебек бурычларны билгеләп узды. Июльдә "Мәгариф турындагы" федераль законга туган телләрне укытуга кагылышлы үзгәрешләр кертелгәнен дә искәртте.

 

"Алар мәгариф системасы алдында бурычлар куя. Уку программаларында туган телләрне өйрәнү мәҗбүрилеген, белем алучыларның контингентын исәпкә алуы мөһим. Әти-әниләр белән эшләү кирәк", - диде Президент.

"Тел - аралашу чарасы гына түгел. Һәр миләтнең тарихы, дөньяга карашы да. Шуңа күрә туган телдә тиешенчә укыту, яшь буынны милли гореф-гадәтләрне хөрмәтләргә өйрәтү алдынгы бурычның берсе булып тора", - дип әйтте ул. 

 

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Фото: president.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев