Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары башлана

2 февральдән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республиканың ун мәчетендә "Без - татарлар" дип исемләнгән курслар башлый. Анда ислам дине нигезләре дә укытылачак.

Дәресләр Казанның "Кабан арты", "Гаилә", "Тынычлык", "Әниләр", "Ярдәм" мәчетләрендә һәм Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре мәчетләрендә оештырыла.

Курслар атнасына өч көн - дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә кичке җидедән тугызга кадәр ике дәрес итеп укытылачак. Беренче дәрес татар теле булса, икенче дәрестә татар тарихы һәм ислам дине нигезләре өйрәтеләчәк, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте.

Дәресләрне татар филологиясе белгечләре алып барачак, ислам дине нигезләрен мәчет хезмәткәрләре үткәрә.

Мәчетләрдә татар теле курслары оештыру планнары турында республика мөфтие Камил Сәмигуллин былтыр декабрьдә белдергән иде.

Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте Telеgram-да "Татарский для начинающих" дип исемләнгән канал булдырды. Каналга @tatyaz адресы белән язылып, дәресләр алу мөмкин.

Татар теле тирәсендә шау-шу купканнан соң республика мөфтие Татарстан диния нәзарәтендә тар телле мохит булдыру тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук ул татарларга мөрәҗәгать итеп, Диния нәзарәтенең дә татар телен саклап калу көрәшенә кушылуын белдерде.

https://www.azatliq.org

Азатлык Радиосы © 2011 RFE/RL, Inc. | Азатлык Радиосы рөхсәте белән күчереп бастырылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев