Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан халкын «100 легендар бренд» өчен тавыш биреп өлгерергә чакыралар

Конкурс ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстан халкын «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» өчен тавыш биреп өлгерергә кирәклеген искәртәләр. Халык тавыш бирүе 31 мартта төгәлләнә. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Конкурс ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында үткәрелә. Республика халкы тавыш биреп, Татарстанның иң легендар 100 брендын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

 

Конкурс тәмамланырга берничә көн генә калып бара. Бу көннәрдә тавыш бирү нәтиҗәгә йогынты ясарга мөмкин. Сайтта http://100brand.ru/ сылтамасы буенча тавыш бирергә була.

«Тавыш бирүнең беренче этабында катнашучыларның һәм хәзер генә аңа кушылучыларның иң легендар брендларның ахыргы исемлеген билгеләү мөмкинлеге бар», – дип тавыш бирүдә катнашырга чакыра проектның оештыру комитеты.

Бер үк вакытта үз районыңдагы исемлектәгеләр өчен генә тавыш биреп калмыйча, республиканың башка районнарының йөзен билгеләүче брендлар өчен дә үз тавышыңны бирергә мөмкин. Җиңүчеләр исемлеген 2020 елның апрель башында игълан итү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев