Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан икътисады күчемсез милек өлкәсендә ришвәтчелек өстенлек итә

Агымдагы елның 10 аенда күчемсез милек өлкәсендә - 162, ә агросәнәгатьтә 6 җинаять кылынган.

Татарстанда икътисад юнәлешендәге ришвәтчелек арасында күчемсез милек буенча алынган ришвәтләр саны беренче урында тора. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының икътисад куркынычсызлыгы һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеге башлыгы Ринат Акчурин әйтте.

"Агымдагы елда, урыннарга чыгып үткәрелгән чаралар нигезендә, Актаныш, Алекссевск, Әлмәт, Арча, Биектау, Алабуга районнарында коррупцион тәртип бозу очраклары теркәлде, - диде ул.

Аның сүзләренчә, 2017 елның 10 аенда ришвәтчелек юнәлешендә 586 эш ачыкланган. Ришвешчелек җинаятенең суммасы 770 миллион сумны тәшкил итә.

"Коррупциянең төп өлешен дәүләт хакимиятенә каршы һәм эш урынын саклап калу өчен кылынган җинаятьләр алып тора. Шундый 396 очрак теркәлгән. Икътисадның башка юнәлешләре буенча карасак, күчемсез милек өлкәсе - лидер. Бу өлкәдә 162 җинаять кылынган. Белем бирү өлкәсендә - 58, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә - 11, сәламәтлек саклау һәм социаль тәэмин итү өлкәсендә - 7, урман хуҗалыгында - 6, агросәнәгать юнәлешендә - 6 җинаять теркәлгән.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/29/153309/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев