Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан геройларына «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшыру хакында карар чыкты

Республикада Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Геройларына, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына һәм Россия Федерациясе Геройларына «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшыру турындагы карарга имза куйды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бүләкләр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен биреләчәк», — диде Галимова.

Бүләкләнүчеләр арасында республиканың орденга лаек булган 17 кешесе бар. Бүген Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковны бәйрәм белән котларга килде. Аңа «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале кичә тапшырылды.

Реклама

Татарстанда бүген Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Рөстәм Миңнеханов республика халкын бәйрәм белән котлап, Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елында бу бәйрәм аерым патриотик мәгънәгә ия булуын искәртте.

«Муса Җәлил һәм Газинур Гафиятуллин, Петр Гаврилов һәм Михаил Девятаев, Борис Кузнецов һәм Әхтәм Сабиров, Илдус Мостюков һәм Николай Фролов, Минтимер Шәймиев һәм Газинур Хәйруллин Татарстанның башка геройлары белән бергә безнең горурлыгыбыз, милли байлыгыбыз», — диде республика җитәкчесе.
 

Фото: пресс-служба Президента РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев