Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан балыкчылары балык тотуны чикләү кагыйдәләрен яңадан карауны сорый

Республика балыкчыларының балык тотуга тыюны этаплап бетерү турындагы тәкъдиме Татарстан Биологик ресурслар комитетына җибәреләчәк.

(Казан, 2 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан балыкчылары балык тотуны тыюга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында сөйләде.

Сөйләшүдә Татарстан һәвәскәр балыкчылар федерациясе вәкиле, спортчы, спорт мастерлыгына кандидат Андрей Ферафонтов катнашты. Ул экология министрына балыкчыларның тәкъдимен җиткерде.

Балыкчылар, уылдык чәчүнең ничек тәмамлануына карап, балык төрләре буенча тыюны этаплап гамәлдән чыгарырга кирәк, дип саный. Эш шунда ки, кайбер балыкларның бу процессы иртәрәк тәмамлана, ә балык тотуга гомуми тыю 10 июньгә кадәр гамәлдә.

Александр Шадриков бу тәкъдимне хуплады һәм аны Татарстан Биологик ресурслар комитеты белгечләренә җиткерергә вәгъдә бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев