Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан аграрийлары “Своё” экосистемасыннан актив файдаланалар

Татарстан аграрийлары Россельхозбанкның Своё экосистемасы мөмкинлекләреннән актив файдаланалар. Хәзерге вакытта анда Татарстанның 800ләп агросәнәгать комплексы предприятиесе һәм фермер хуҗалыклары теркәлгән. Лениногорск, Алабуга һәм Кукмара районнары аграрчыларында цифрлы платформага ихтыяҗ аеруча зур.

Татарстан фермерларында «Авыл хуҗалыгы өчен товарлар» сервисы аеруча популяр. Хәзерге вакытта Экосистемада төрле җитештерүчеләрдән уннарча мең товар урнаштырылган, шул исәптән 2 меңнән артыгы – Татарстан фермерларыннан. Моннан тыш, аграрийлар, платформада иң зур вакансияләр базасында мәгълүмат урнаштырып, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кирәкле белгечләр таба алалар.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен Своё Родное электрон сәүдә мәйданчыгы да шактый әһәмиятле булды, ул онлайн режимында натураль фермер продукциясен сатарга мөмкинлек бирә. Мәйданчык натураль продуктлар сату өчен дә, шулай  ук агротуризм өлкәсендә  хезмәтләр күрсәтү өчен дә цифрлы витрина булып хезмәт итә. Хәзерге вакытта продуктлар каталогында аның 7000ләп төре бар, шул исәптән 500ләп – Татарстан җитештерүчеләреннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев