Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарча укыйсың килсә, балаңны үзең йөрт: Тәтеш районында чуваш анасы баласын татар мәктәбенә йөртеп укыту проблемасын хәл итүне сорый - Интертат

Татар мәктәбендә уку батырлык һәм өстәмә чыгым сорый. Тәтеш районы Кошки-Новотимбаево авылында яшәүче Бачковлар гаиләсе моны үз җилкәләрендә татыган.

  • Кошки-Новотимбаево – чуваш авылы. Чуваш язма теленә һәм милли мәгарифенә нигез салган Иван Яковлевның (1848-1930) туган авылы. 
Кошкида тугыз еллык төп гомуми белем бирү мәктәбе бар. Унынчы класста укуын дәвам итәргә теләүче бер генә укучы – Михаил Бачков кына калган. Район мәгариф идарәсе төзегән план буенча, Кошки-Новотимбаево укучылары, дөресрәге шул бер укучы 15 км ераклыктагы Киртәле авылы урта гомумбелем мәктәбендә укырга тиеш. Киртәле – мордва авылы, мәктәптә мордва теле укытыла. Мәктәп тә кечкенә, нибары 20 укучы бар. Егетнең зуррак мәктәптә – Олы Тархан урта гомумбелем татар мәктәбендә укыйсы килә. Анда укучылар саны да күп - 120, татар теле дә тирәнтен өйрәнелә. Олы Тархан Кошкидан 17 км ераклыкта. 
 
 
 
Әмма укучының теләге беркемне дә кызыксындырмый булып чыккан. Укыйсың килә икән – укы, әмма автобус Киртәлегә гына йөри ала. Уку елы башланганнан бирле Лидия Кузьминична улы Михаилны Олы Тархандагы татар мәктәбенә үз машинасында йөртә. Ире, күзләре начар күрү сәбәпле инвалид, шул сәбәпле, улын йөртә алмый.
 
- Алар Киртәлегә бар диләр, - дип сөйләде баланың әнисе Людмила Бачкова. - Анда унынчы класста бер генә укучы! Минем улым барса, класста ике укучы булачак. Ул үз авылында да шулай – класста ике укучы булып укыды. Мин күбрәк укучы булган мәктәптә укытасым килә. Ул болай да аз сүзле егет.
 
Иң мөһиме ул түгел. Минем аны татар мәктәбендә укытасым килә. Аның татар теленнән бишлеләр генә иде. Ул татар телен әйбәт укый. Безнең татар телен беләсебез килә.
 
“Ә нигә кирәк сезгә татар теле?” дигәч, чуваш милләтеннән булган Лидия Кузьминична шулкадәр гаҗәпләнде. “Татарстанда яшибез! Һичшиксез белергә кирәк! Мин үзем дә татарча беләм. Йөз процент түгел инде, әмма сөйләшерлек беләм”, - ди.
 
- Трассадан безгә кадәр 14 км. Олы Тарханга ерак, диләр. Киртәлеме, Олы Тарханмы – зур аерма түгел. Ике елга кадәр безнең авылдан ике кызны Олы Тархан мәктәбенә автобус алып йөрде. Ул вакытта ерак булмаган, хәзер ерак. Акча юк, диләр. Мин кайсы авыл кайсы мәктәптә беркетелгән дигән картаны алып карадым. Починок-Новольяшево, Тайба-Таушево авыллары Тарханга беркетелгән. Ә без, күрше авыл - Киртәлегә. Нигә шулай? 
 
Безнең сайлау мөмкинлеге юкмыни? Нигә безнең фикерне колакка салмыйлар. Кая барырга? Мин мәгариф бүлегенә шалтыраттым. Җитәкчесе безнең авылда Иван Яковлев хөрмәтенә узган бәйрәмгә килә диделәр, әмма мин аның белән очраша алмадым, - дип сөйләде ул.
 
Хәер, Лидия Кузьминична соравына инде җавап тапкан. Ул мәгариф бүлегендә тәрбия өчен җаваплы Лазарева Инна Владимировнадан: “Бернинди хәл итү юлы да юк, әнисе йөртсен” дигән җавап ишеткән.
 
Сентябрь башында Лидия Бачкова район башлыгы белән сөйләшкән, аңа “ике атна эчендә хәл ителәчәк” дип вәгъдә иткәннәр. Инде егерме көн узган, хәл ителмәгән. Район башлыгы белән кабат сөйләшмәкче булган, әмма башта барып чыкмаган, хәзер исә ул урынында юк – ялда. Аның “акча юк, шуңа күрә автобус та юк” дигән сүзен җиткергәннәр. “Район башлыгыннан Рәмис Хатипович, бу сезнең фикерме, әллә сезнең эштәге кешеләр үзләре сезнең өчен сөйләшәме” дип сорар идем, күреп булмый әле, ди Лидия Кузьминична.
 
Лидия Кузьминична әйтүенчә, Олы Тархан мәктәбе директоры Кошкидан укучы булачагы хакында август башында ук мәгариф бүлегенә хәбәр иткән булган. Ә маршрут картасы 3 сентябрьдә – уку елы башлангач кына кабул ителгән. Шушы мәгълүматлардан чыгып, Лидия Кузьминична район мәгариф бүлеге үз эшенә салкын карау сәбәпле маршрут картасын аннан-моннан гына тутырган дигән нәтиҗәгә килгән. 
 
 
 
“Бер бала өчен чыгым артык зур килеп чыга”
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Татьяна Красулина баласын татар мәктәбендә укытырга теләгән ананың теләге канәгатьләндерелмәячәк дип әйтте.
 
Тәтеш районы рәсми сайтыннан
 
- Ата-аналарның балаларын үзләре теләгән мәктәптә укыту теләге һәрвакыт хуплана. Ана баласын Олы Тарханда укытырга тели – без моны хуплыйбыз. Әмма теге яки бу авылны мәктәпләргә беркетү турында башкарма комитет җитәкчесе карары бар. Кошки-Новотимбаево Киртәле мәктәбенә беркетелгән. Ул иң яхшы мәктәпләрнең берсе.
 
Ә ана кешенең үз күзаллаулары бар. Киртәле мордва мәктәбе булу сәбәпле, баласын Олы Тарханга – татар авылына бирмәкче була. Әмма бу башкарма комитет карарына туры килми икән, проблеманы әти-әни хәл итә. Ул ана әлегә кадәр минем белән күрешмәде. Мин аңа бу хакта үзем аңлатыр идем – автобус Олы Тархан мәктәбенә йөри алмый, -диде ул. 
 
“Ничек хәл итәргә була?” дигән сорауга Татьяна Красулина “Әти-әни үзе хәл итәргә тиеш. Баланы авылда берәр әбидә яшәтергә була. Яки мәктәп директоры хәл итсен”, - дип җавап бирде. Аның әйтүенчә, маршрут картасына үзгәреш кертү мөмкин түгел диярлек эш. “Автобуслар лицензияләнгән булырга, СанПинга туры килергә тиеш, башка үзенчәлекләре бар. Бу бик катлаулы механизм, ярты ел алдан планлаштырыла. Әгәр яңа маршрут төзесәк, ул 15 километрдан артык булырга тиеш түгел, ә монда 17 километр килеп чыга. Ярар, монысын хәл итеп була”, - дип аңлатты ул һәм иң мөһим мәсьәләне атады:
 
- Һәр территория маршрут картасын төзүне үз финанс мөмкинлекләреннән чыгып хәл итә. Бу карарны кабул иткәндә хәлиткеч әйбер. Маршрутны үзгәрткән вакытта шушы бер бала өчен чыгым 606 мең сум акча килеп чыга. Шулардан чыгып, ана кешенең теләге канәгатьләндерелмәде.
 
Татьяна Красулина кат-кат кабатлады - ата-ана баласын кайсы мәктәпкә тели, шунда йөртә ала. “Теләсәләр, Тәтешкә дә алып бара ала”, - диде ул. Ул Олы Тархан директорының бу баланы читкә тибәрмәвен, үз мәктәбендә укытырга теләвен дә акча белән аңлатты.
“Мин директорларны аңлыйм һәм хуплыйм. Алар үз мәктәпләренә балаларны чакыру яклы – төрлечә хәйләләп, кызыксындырып, балаларны җәлеп итәләр. Чөнки һәр бала белән мәктәпкә финанслар килә”, - ди ул.
 
- Ул укучы бит чуваш милләтеннән, милли мордва мәктәбендә ул укучыга биш тел өйрәнергә туры киләчәк, аңа авыр булачак бит.
 
- Анда мордва теле тел буларак кына укытыла, әмма татар теле дә укытыла. Мин ана кешене дә аңлыйм. Һәр як үзенчә хаклы, әмма САНПИН һәм финанс мөмкинлекләре бар. Мин ул хатынны үз янымда көтәм – бәлки аны Тарханда берәр йортка урнаштырырлар. Бәлки, башкача хәл ителер...
 
"Бала турында түгел, акча турында кайгырталар"

Олы Тархан урта гомуми белем мәктәбе директоры, Татарстанның атказанган укытучысы Расих Шагаев фикеренчә, бу хәл итеп булырлык мәсьәлә. Директор хәл ителмәү сәбәбен битарафлык белән аңлата.
 
 
- База мәктәпләренә кечерәк мәктәпләрне башкарма комитет җитәкчесе карары белән бүләләр. Ул документ 1 февральгә әзер булырга тиеш. Мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, авылларны беркеткәнче, ата-аналар белән сөйләшергә тиеш. Мәсәлән, Кошки-Новотимбаеводагы тугызны бетергән укучылар кая барырга тели? Әмма мин белештем – беркем дә алардан сорамаган. “Әйдә, ярар” дип язып керткәннәр дә, башкарма комитет җитәкчесеннән кул куйдырганнар. Алар бит сорарга тиеш! Менә без бит тугызынчы класс балаларыннан һәрвакыт сорыйбыз – унынчыга барасызмы, техникумга китәсезме дибез. Алар сорап тормаган, автомат рәвештә язып куйганнар.
 
Моңарчы Кошкидан ике кыз укыган иде, автобус аларны йөртте. Ә быел маршрутка үзгәреш кертелгән. Анда янәшә дүрт авыл. Максимовка, Салмановка, Тайба-Таушево, Кошки-Новотимбаево. Алар арасы 3 км. Янәшә урнашканнар! Шуның өчесен – бер бала да булмаган Максимовка, Салмановка, Тайба-Таушевоны Олы Тарханга беркеткәннәр, берсен генә Киртәлегә керткәннәр. Нигә шулай соң ул? Әгәр дә белешкән булсалар кем кая барасын, бәлки үзгәрткән булырлар иде. Хәзер инде маршрутлар расланган, карар кабул ителгән.
 
Август башында Лидия Кузьминична улын алып килгәч, мин безнең мәктәпкә беркетелмәгәнсез дидем. Ул әйтә – безнең сайлау мөмкинлеге бар, улымның да теләге шундый, үземнең дә сездә укытасым килә, авыл халкы да Олы Тарханда укырга кирәк дип киңәш иттеләр, ди.
 
Мин мәгариф бүлегенә – автобуслар өчен җаваплы Евгений Авандейкинга шалтыраттым. Ул баланы үз мәктәбемә алам, дидем. Ярар, маршрутны төзәтермен, хат кирәк, ди. Ике тапкыр яздым. Район башлыгы, мәгариф бүлеге җитәкчесен чакырып сөйләште, кисәтү ясап, ачуланды. Автобус булырга тиеш диде. Әмма автобус юк. Хәл итеп булмый.
 
Ике ел элек укучылар Кошки мәктәбеннән укыдылар, әйтүемчә. Хәзер әйтәләр – рейска үзгәреш кертсәк, ай саен 75 мең өстәмә акча кирәк, диләр.
 
Малай бик әйбәт укый. Коллективка кереп китте. Иптәшләр тапты, укытучылар белән дуслашты. Ул класста ике генә бала булып укыган, гомумән Кошки мәктәбендә егерме генә кеше. Аралашу юк бит инде анда. Әнисе хәзер ничек баланы Киртәлегә җибәрим дип курка. Ел буе үзе дә йөртә алмый бит инде ул. Малайның да бездән китәсе килми. Өстәвенә, Киртәледә мордва милли мәктәбе. Ул бала чуваш милли мәктәбендә укыган, мордва милли мәктәбенә беркетелгән. Милли мәсьәлә килеп чыкмасын, әмма дөрестән дә шулай. Ул мордва мәктәбе, бала чуваш. Миша татар телен үз мәктәбендә дә бишлегә генә укыган. Бездә татар теле Киртәлегә караганда яхшырак укытыла. Мин барлык милләтләргә дә тигез карыйм. Бездә татар, рус, мордва, чуваш балалары – алты авылдан укыйлар. Аннары безнең мәктәптә 116 бала.
 
- Бу хәл итеп булмаслык мәсьәлә дип уйлыйсызмы?
 
- Мин хәл кылмаслык мәсьәлә дип уйламыйм. Йөриселәре килми, шул гына. Маршрутны үзгәртер өчен бит инде башкарма комитет җитәкчесенең карарына үзгәреш кертәсе, аннары Казанга илтәсе бар. Битарафлык бу. Үз вакытында ата-аналардан сорамаганнар, хәзер йөриселәре килми. Дәвамы: https://intertat.tatar/
 
 
 
Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: автор

 

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев