Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татар журналистикасы бүлеге студентларына Гөлсинә Галимуллина премиясе тапшырылды

Язучы, журналист премияне үзе билгели һәм үзе үк финанслый да. (Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ", Рәфидә Галимҗанова). Казан федераль университетының татар журналистикасы бүлеге студентларына "Бәллүр каләм" премия иясе, журналист-язучы Гөлсинә Галимуллина үз исемендәге премиясен тапшырды. Әлеге чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты. Премиягә 2016-2017 уку елында югары нәтиҗәләргә ирешкән икенче курс студентлары...

Язучы, журналист премияне үзе билгели һәм үзе үк финанслый да.

(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ", Рәфидә Галимҗанова). Казан федераль университетының татар журналистикасы бүлеге студентларына "Бәллүр каләм" премия иясе, журналист-язучы Гөлсинә Галимуллина үз исемендәге премиясен тапшырды. Әлеге чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Премиягә 2016-2017 уку елында югары нәтиҗәләргә ирешкән икенче курс студентлары - Айсылу Нигъмәтҗанова һәм Назлыгөл Мәсәлимова ия булды. Премияне кемгә бирергә икәнен Гөлсинә Галимуллина үзе билгели, үзе үк финанслый да. Премиянең күләме - 3 мең сум. Язучы премиянең төп максаты итеп журналистика һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүне саный. Уку белән иҗатны бәйләү һәм студентларда мотивация булдыру теләге белән премия бирүне киләчәктә дә дәвам итәргә тели.

Гөлсинә Галимулина иҗат өлкәсендә планнары белән дә таныштырып үтте. 25 нче ноябрь көнне Бельгиядә яшәгән татар җәмгыяте җитәкчесе Лилия Вәлиева татар халкының милли киемнәре, йолалары белән таныштыру максатыннан, "Аулак өй" бәйрәмен уздырачак. Гөлсинә Галимуллина Татарстаннан "кунак кыз" булып барачак.

Язучы студентларны китаплары белән дә таныштырды. Аларны ул нәшрияттә бастырмый, әлеге вазифаны килене тырышлыгы белән тормышка ашыра. Чиратта язылачак китабы - Европа татарлары турында булачак.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев