Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татар теленә каршы булганнарның нәфрәтенә шаккатасың - Камил хәзрәт Сәмигуллин

Бәлки безгә бер-беребезне ярата башларга вакыттыр, ди мөфти.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Бәлки без толерантлык терминына алданганбыздыр. Чөнки толерантлык ул түземлелек дигәнне аңлата. Хәзер татар теленә каршы чыгучылар бар һәм кайчагында аларның нәфрәтенә шаккатасың. Кеше чыннан да түзеп яшәгән икән. Бәлки безгә бер-беребезне ярата башларга вакыттыр",- диде "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "7 дней" тапшыруында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Тапшыру аша ул республикада татар телен укыту өлкәсендә килеп чыккан бәхәскә мөнәсәбәтен белдерде.

"Дин ягыннан караганда, "Аллах мин сезне кабиләләр, халыклар булып яраттым. Сез эреп югалсын өчен түгел, ә бер берегезне өйрәнсен, үз милләтегезне, үзенчәлегегезне, телегезне, мәдәниятегезне сакласын өчен. Шул рәвешле бер-берегезне өйрәнү кызыграк була", дигән. Ходай безне төрле итеп яраткан икән, без мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребезне сакларга тиештер", - дигән фикердә мөфти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев